25 март көнне башлангыч класслар арасында рус теленнән үткәрелгән бөтенрәсәй фән олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы Гаянов Айбулат мактаулы өченче урынга лаек булды. Айбулатка һәм аның укытучысы Лениза Динәвис кызы Фәттаховага киләчәктә дә уңышлар телибез. Афәрин!