30 нчы март көнне кадет интернат-мәктәбенең иртәнге развотында 9-11 нче сыйныф егетләре Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Салют, Җиңү!” спорт ярышында җиңеп кайтып, районның хәрби комиссары кубогы белән бүләкләнделәр. Шулай ук кадет интернат- мәктәпнең 10-11 нче сыйныф егетләре II урынга лаек булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Шәхси сынауда катнашып, 9а сыйныфы укучысы Галиев Рәфил I һәм Гыйлемҗанов Илназ II урынга лаек булдылар.
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Аларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!