Каникуллар чорында Әлмәт шәһәрендә укучыларны Клара Булатова исемендәге премия белән бүләкләү тантанасы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Мансур Латыйпов (7б сыйныфы) I дәрәҗә акчалата премиягә (укытучысы Г.Д.Борханова), Чулпан Гобәева (9а) II дәрәҗә акчалата премиягә (укытучысы Э.Р.Камаева) лаек булдылар. Элина Борханова (7б), Гүзәл Моталлапова (8в), Алсу Минникаева (9а), Динә Фатыйхова (10а) лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!