Актанышта Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар республикакүләм бәйгесенең район этабы үткәрелде. Гимназия-интернат укучылары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9-11 нче сыйный укучылары арасында Шәймухаметова Айзилә (җитәкчеләре Хафизова А.М. һәм Аграпова М.Р.) 1 нче урынны, Салахова Айсинә (җитәкчесе Әһлетдинова Л.Ф.) 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!