Безнең канатлы дусларыбыз

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе
30 март көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен кошлар көненә багышланган чара үткәрелде. Чара барышында кошлар хакында мәгълүмат бирелде, аларга багышланган шигырьләр, хикәяләр тәкъдим ителде. Кичәнең программасы "Тамчы-шоу" уены формасында төзелгән иде. Укучылар уенда бик актив катнаштылар. Тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җаваплар бирделәр, команданы яклап кошларга багышланган шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр.Чарада катнашучы һәркем кошларга карата мәрхәмәтле булырга кирәк икәненә тагын бер кат инандылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International