Министр урынбасары белән очрашу

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Кичә "Тылсым"башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Гөлназа Дәүрән кызы Имамразыева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеле каршында 2015 нче елга ачык хисап тотты. Чарада министрның урынбасары Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, гомуми белем бирү идарәсе мөдире Федорова Тамара Трофим кызы, милли мәгариф идарәсенең регионара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, Казан педагогика колледжы директоры урынбасары Рамазанова Гүзәл Илшат кызы, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нурлыева Ләйсән Фоат кызы, идарә җитәкчесенең укыту-методика буенча урынбасары Имамова Роза Әсхәт кызы һәм мәктәп җитәкчелеге катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International