Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1998нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләре 30-31нче март көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында хакимият башлыгы призына уздырылган татар -башкорт милли көрәше буенча уздырылган ярышларда көч сынашты. Ике көн буена барган бил алышуларда 7 нче класс укучысы Ханов Раян өченче урынга лаек булып, Мактау кәгазе белән һәм акчалата бүләкләнде. 8 нче класс укучылары Ханов Марсель, Нуриев Динис, 9нчы класстан Сәлимгәрәев Ирекнең дә командабызның мактаулы өченче урынга чыгуында өлеше зур булды. Булдырдыгыз, егетләр! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез.