Меңнәр авыл китапханәсе яналыклары

2016 елның 1 апреле, җомга

2 апрель-Халыкара балалар китабы көне.Шул уңайдан Меңнәр авыл китапханәсендә кечкенәләр өчен "Китап -безнең дус" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. "Тылсымлы китап дөньясы" исеме астында эшләнгән китап күргәзмәсе аша татар балалар язучылары белән таныштылар. Әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына да актив җавап бирделәр. Кичә ахырында А.Алишның "Куян кызы" әкияте укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International