Актаныш 1 нче санлы мәктәбе чемпионнары

2016 елның 1 апреле, җомга

31 нче март көнне "Актаныш" спорт комплексында көрәш буенча ярышлар тәмамланды. Чарада 1998 нче елгы егетләр һәм яшьрәкләр катнашты. Мәктәбебез командасы түбәндәге шәхси нәтиҗәләр белән беренчелекне яулады.

Нургалиев Илдар - I урын (30 кг);

Мирзаянов Айнур - I урын (50 кг);

Нургалиев Раббани - I урын (60 кг);

Закирзянов Алмаз - II урын (60 кг);

Анваров Муса - III урын (28 кг кадәр);

Мухаметов Равиль - III урын (75 кг артык).

Егетләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Шулай ук Зарипов Таймас "Җиңүгә ихтыяр" номинациясендә грамота белән бүләкләнде. Тренерлары - Анваров Шәфкат Ильфтович. Киләчәктә дә уңышлар телибез, егетләр! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International