16 апрель көнне, Иске Кормаш мәктәбенең спорт мәйданчыгында "Спортивный Татарстан" республика акциясен ачу тантанасы оештырылды. Әлеге чарага безнең мәктәптән 5-8 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 кешелек команда катнашып, грамотага ия булдылар.
13 һәм 16 апрель көнне Татар Суыксу авылында тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан өмә үткәрелде.
15 - 16 апрель көннәрендә Кәзкәй авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб территориясын, урам - тыкрыкларны, юл читләрен җыештыру өмәсенә чыктылар.
Тукай шигырьләре буенча рәсем конкурсы булды.
16 апрель көнне, 1 нче Актаныш мәктәбенең спорт мәйданчыгында "Спортивный Татарстан" республика акциясен ачу тантанасы оештырылды. Әлеге чарага безнең мәктәптән 6-7 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 кешелек команда катнашып, грамотага ия булдылар.
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Шул уңайдан безнең мәктәп коллективы, сулыклар макеты ясауда катнашып, сертификатка ия булды.
Ил күләмендә санитария-чистарту айлыгы бара. Мәктәп укучылары да айлык кысаларында авыл җирлегенә юл буйларын чистартуда булыштылар һәм мәктәп янын җыештыру буенча экологик өмәгә чыктылар.
16-17 апрель көннәрендә Актанышта авыл шахматчылары арасында республика чемпионаты үтте
14 нче апрель көнне Югары Уръяды авылында граңданнар җыены булды.
15 апрель көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды. Анда район саклык бүлегенең шәхси составы, полициянең участок уполномоченныйлары, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты.