Бүген Пучы авыл китапханәсендә "Әкиятләр дөньясында" дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.
16 апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Мәктәп яны участогында, бакчада чистарту, җыештыру эше алып барылды. Бу эштә башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар югары класс укучылары белән беррәттән, мәктәп территориясен чүп–чардан арындырдылар. Спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар. Мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды. Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.
16 апрель көнне мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашында Әтәс авыл клубында смотр концерты булды. Тамашачылар тарафыннан концертка югары бәя бирелде. Оештыручыларга зур рәхмәт белдерелде.
18 апрельдән 26 апрельгә кадәр мәктәптә ""Туган тел" атналыгы игълан ителде. Укучылар атналык линейкада чаралар планы белән таныштырылды.
Мәрхәмәтлелекнең башлангыч көне. Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе һәм Актаныш авылы 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә халыкка буклетлар тарату оештырылды. Чара барышында ирекле ярдәмчеләр гражданнарны «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясендә актив катнышырга, инициатив, алдынгы карашлы гражданлык позициясендә булырга чакырдылар.“Татарстан республикасы, хезмәт, халыкны эш белән тэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе һәм Актаныш авылы 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә халыкка буклетлар тарату оештырылды. Чара барышында ирекле ярдәмчеләр гражданнарны «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясендә актив катнышырга, инициатив, алдынгы карашлы гражданлык позициясендә булырга чакырдылар.“
16 апрель көнне Татар Суыксу авылының "Хәтирә" мәчетендә өмә үткәрелде
18 нче апрель авылы китапханәсендә Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кадет укучылары белән "Тукай әкиятләре - тәрбия чарасы" исемле әдәби кичә үткәрелде.
Яңа Балтач авыл клубында "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дигән темага рәсем конкурсы узды.
17 апрель Кәзкәй мәдәният йортында 2016 нчы ел Россияда кино елы уңаеннан "Зәңгәр экраннар янында" исемле тематик кичә уздырылды. Кичәбез кунагы Татарстанның атказанган киномеханигы авылдашыбыз Фәнис Нәҗмиев һәм бүгенге көндә авылдагы һәр вакыйганы видеога төшереп баручы Ринат Нурлыевлар иде.
14 апрель көнне Уразай мәктәбендә “Циклик алгоритмнарны программалаштыру” темасына информатика укытучыларының район семинары уздырылды. Информатика укытучысы Гайсин Радик Ромель улы әлеге темага ачык дәрес күрсәтте, шулай ук мәктәп тарафыннан "Интернет" темасына дәрестән тыш чара оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә укытучылар информатика фәненнән ТДИ һәм БДИ хакында җитди сөйләшү алып бардылар, биремнәрнең җайлы итеп чишелешләрен тәкъдим иттеләр.
Иске Кормаштан информатика укытучысы Газизов Фидан Фирдәвис семинарда катнашты.