16 апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Мәктәп яны участогында, бакчада чистарту, җыештыру эше алып барылды. Бу эштә башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар югары класс укучылары белән беррәттән, мәктәп территориясен чүп–чардан арындырдылар. Спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар. Мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды. Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.