Язгы мәрхәмәтлелек атнасы.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

   Мәрхәмәтлелекнең  башлангыч көне.          Социаль жаваплылык, бердәмлек, мәрхәмәтлелек, өлкэн буынга карата хөрмэт тудыру, халыкта гражданлык жаваплылыгын кутәру, ирекле ярдәмчелекне жәмгыятьнең  социаль проблемаларын чишудә мөхим алым итеп файдалануны алга жибәрү йөзеннән  2016 нчы елның 16 нчы апреленнән алып 23 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» исеме астында ирекле ярдәмчелек акциясе уткәрелә. Акциянең планын утәү максатыннан  15 нче апрельдә   “Татарстан республикасы, хезмәт, халыкны эш белән тэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе һәм Актаныш авылы 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә халыкка буклетлар тарату оештырылды. Чара барышында ирекле ярдәмчеләр гражданнарны «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясендә  актив катнышырга, инициатив, алдынгы карашлы гражданлык позициясендә булырга чакырдылар.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International