Актанышта полициянең гарнизон разводы узды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрель көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды. Анда район саклык бүлегенең шәхси составы, полициянең участок уполномоченныйлары, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты.

 

Тантанада полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр ассызыкланды, яңалыклар белән таныштырылды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International