Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

  Ил күләмендә санитария-чистарту айлыгы бара. Үзе яши торган төбәкнең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгына битараф калучылар юк, дип беләбез. Барыбыз да матурлык, чисталык яратабыз. Шуңа күрә безнең мәктәп укучылары да  территория чистарту эшләренә керештеләр. 15 апрель көнне экологик өмәгә чыктылар. Безгә көч биреп, күктән ягымлы кояш елмайды. Күмәк эш күл күчерә, ди бит халык. Эшләгән эшләребезне күреп, тирә-яктагы чисталыкка сокланып, күңелләребез сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International