Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

    2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Бу турыда указга Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары  сулыклар макеты ясауда катнаштылар. Алар, Тукай шигырендә язылганча, тау башына салынган Чишмә авылының чишмәсе  макетын ясап, аны саклау һәм тәртиптә тоту буенча үз фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International