13 һәм 16 апрель көнне Татар Суыксу авылында тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан өмә үткәрелде. Авыл урамнары, юл буйлары чүп–чардан чистартылды, полосалар буялды. Өмәдә авылыбыз оешмалары, мәдәният хезмәткәрләре, амбулатория хезмәткәрләре, социаль һәм авыл советы хезмәткәрләре катнашты.