Күҗәкә авыл җирлеге яңалыклары.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 нче апрель көнне, Югары Уръяды авылында, авыл халкы белән киңәшеп, мәчет төзелеш урыны билгеләнде.Мәчет төзү инициативасын ООО "Радуга"- Актаныш төзелеш оешмасы җитәкчесе Мөхәммәтов Фикус Тимершәех улы күтәрде.Бу фикерне элеккеге авыл мулласы, мәрхүм Салих хәзрәтнең оныгы, ООО "РемстройДом" җитәкчесе Галимов Альберт Өлфәт улы да хуплады һәм мәчет фундаментын салып бирергә алынды.Мәчет төзелешенә җирле иганәчеләрне тарту да планлаштырыла.Авыл халкының нияте - мәчетне Республика көненә өлгертү.Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International