ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Тукай-милләтебезнең йөзек кашы!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан икенче санлы Актаныш урта мәктәбе китапханәсендә "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" исеме астында китап күргәзмәсе эшли.

“Туган як музее яңалыклары”

Актанышнын 1 санлы урта мәктәбендә «ФОРПОСТ» оешмасы  класс сәгате уздырды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда апрель аенда рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

25 апрель көнне кечкенәләр төркемендә ата-аналар өчен “Чуар тавык” исемле ачык дәрес үтте.

25 нче апрель көнне Татар Ямалы мәдәният йортында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә булып узды.

 

Г.Тукайның 130 еллыгын каршылап 25 апрель көнне Татар Суыксуы урта мәктәбендә “И мөкаттдәс, моңлы сазым” дигән әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичәдә алган тәэсирләрне “Ачыйк күңелләрне ак нур белән исемле” китап күргәзмәсе тагыннн   да тирәнәйтте.  “Мин Тукайга киләм” дигән, Тукай әкиятләре, мәсәлләре буенча ясалган рәсем конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

7 класс укучысы Газизуллина Рәзилә Алабуга шәһәрендә уздырылган (игелек үзәге оештырган) спорт ярышында катнашып, 2 урынны алды. Рәзилә бу уңышны өчен медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Афәрин! 

25 апрель  көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теле фәненнән Бердәм дәүләт тесты тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International