Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда апрель аенда рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Укучылар да, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да рәсем конкурсында бик теләп, актив катнаштылар һәм әзерләнгән вакытта аларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уятты. Габдулла Тукай әсәрләре буенча балалар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәгә нур өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International