Татар-Ямалы мәдәният йорты Габдулла Тукайның 130 еллыгына

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

25 нче апрель көнне Татар Ямалы мәдәният йортында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә булып узды. Кичәдә бөек шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан презентация күрсәтелде. Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укучылары "Су анасы" шигырен сәхнәләштерделәр. Чыгышларны тамашачылар җылы кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International