Балалар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр.Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән,тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар .
25 апрель көнне МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның кечкенәләр төркемендә ата-аналар өчен “Чуар тавык” исемле ачык дәрес үтте. Аны тәрбиячеләр – Ландыш Әхтәм кызы һәм Алсу Фәрит кызы үткәрделәр. Дәрес максатлары: балаларны пумаланы дөрес тотып, түгәрәк ясау, төсләрне аеру, рәсем ясарга кызыксыну уяту. Балалар чарада актив катнашты, тәрбиячеләр дәреснең максатларына иреште, ата-аналар дәрестән канәгать калды.