ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

25 нче апрель көнне IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган №538/16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. Бу тестларны бирүдә Меңнәр мәктәбе чыгарылыш классының 3 укучысы катнашты. 

25 аперль көнне Иске Байсар Мәдәният йортында Г.Тукай кичәсе узды

22 көнне Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 6 класс укучысы Исламов Фаил үзе ясаган корабльне һәм машина моделен яклады. Укытучысы - Вагизов Ш.Н.

Язның иң матур бер көнендә  Актанышның мәдәният паркына балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыйналдылар.

"Экология айлыгы" кысаларында 25-26 апрель көннәрендә Яңа Әлем мәктәбенең 7-8 класс укучылары агач үсентеләре утырттылар.

Яңа Әлем мәктәбенең кызлар командасы волейбол буенча ярышта мактаулы 2 урынга лаек булды. Укытучы - Фатхиева М.О.

Бүген 9 класс укучылары татар теленнән бердәм дәүләт тесты башкаралар. Аларга уңышлар телибез!

 

22 апрель көнне Г.Тукайның 130еллыгыны уңаеннан 6-7 класс укучылары арасында "КВН" үткәрелде. Нәтиҗәдә, 7 класс укучыларының "Кызыклы шәкерт" командасы 1 урынны, 6 класс укучылары "Су анасы" командасы 2 урынны яулады. Кичәне оештырып алып баручы мәктәпнең китапханәчесе Н.Г.Хазипова. 

23 апрель көнне үткәрелгән волейбол ярышында уңышлы чыгыш ясап, Яңа Әлем мәктәбенең егетләр командасы 1 урынга лаек булды.

Иске Кормаш укучылары, укытучылар, техник эшчеләр полосадагы агачны агартырга чыктылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International