25 нче апрель көнне IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган №538/16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. Бу тестларны бирүдә Меңнәр мәктәбе чыгарылыш классының 3 укучысы катнашты. Алар хәзер зур түземсезлек белән тест нәтиҗәләрен көтәләр. Укучыларыбызга алдагы имтиханнарында зур уңышлар телибез!