Бүген, 26 апрель көнне, Иске Кормаш мәктәбендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган класстан тыш чара узды. Чара барышында бөек шагыйребезнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады.
Бүген алар нәниләребезнең Тукайга багышланган кичәсен карадылар.
Югары Яхшый мәктәбендә “Шигырьләрең- мәңгелек!”дип исемләнгән кичә узды.
Югары Яхшый мәктәбе укучылары район күләмендә узган волейбол ярышында уңышлы чыгыш ясадылар.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилеена багышланган кичә
Бурсык мәктәбендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган класстан тыш чара узды
23 апрель көнне мәктәпнең кызлар командасы район күләмендә үткәрелгән волейбол буенча финал ярышларында катнаштылар. Төп мәктәпләр арасында кызлар командасы лаеклы 3 урынга ия булдылар. Тренер - Султанов Н.Р. Котлыйбыз!
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Бу көннәрдә шул уңайдан милләттәшләр яшәгән бик күп төбәкләрдә шагыйрьгә багышланган чаралар үткәрелә.
Гимназия-интернатта шигырь бәйрәме үтте. Чарада Г. Тукайның танылган әсәрләреннән өзекләр, укучыларыбызның шагыйрьгә багышланган иҗат җимешләре яңгарады. Бәйрәм барлык катнашучыларның башкаруында "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
23 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева В.Н. Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән Бөтендөнья контроль эшен уңышлы башкарды һәм, 35 мөмкинлектән 32 балл җыеп, Сертификатка ия булды. Бөтендөнья тестын Казан шәһәре Лев Толстой исемендәге филология һәм сәнгатара коммуникация институты оештырды.
Казандагы тантаналарда республика, муниципалитет, киң җәмәгатьчелек катнаша