23 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева В.Н. Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән Бөтендөнья контроль эшен уңышлы башкарды һәм, 35 мөмкинлектән 32 балл җыеп, Сертификатка ия булды. Бөтендөнья тестын Казан шәһәре Лев Толстой исемендәге филология һәм сәнгатара коммуникация институты оештырды.