23 апрель көнне Чалманарат авыл җирлегендә өмә булып узды.
21 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы узды.
21е нче апрель көнне кадет интернат-мәктәбеннән татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Л.Ф. җитәкчелегендә мәктәп күләмендә Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы оештырылды.
21 енче апрельдә Казан шәһәрендә кадет интернат-мәктәпләре арасында физика фәненнән марафон оештырылды.
22 нче апрель көнне актанышта Балалар иҗат үзәгендә фәнни-техник иҗат буенча укучылар экспонатлар тәкъдим иттеләр.
Декада кысаларында кадет интернат-мәктәбе татар теле укытучысы Латыйпова М.М. 21 енче апрель көнне 8а сыйныфы белән татар теленнән “Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре” темасына ачык дәрес күрсәтте.
8-22 нче апрельдә Казан шәһәрендә VI Халыкара Габулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды.
22 апрель көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 5 класс укучысы Җәмилов Нурзил үзе ясаган җилкәнле корабльне һәм машина моделен яклады. Укытучысы - Фаттахов И.С.
21 апрель көнне Такталачык мәктәбендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесе оештырылды. Безнең мәктәптән 1-5 класс укучылары тарафыннан "Пар ат" шигыре сәхнәләштерелде. Әзерләгән укытучылар- Мирзаянова Р.М., Гарданова З.М., Галиева Л.И.