8-22 нче апрельдә Казан шәһәрендә VI Халыкара Габулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды.
Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы социаль проект булып тора. Ул, беренче чиратта, милли мирасны саклауга, пропагандалауга, татар телен активлаштыру максатыннан оештырылган. Монда Татарстаннан, Рәсәй Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән укучылар чыгыш ясадылар.Бәйгедә катнашучылар арасында мәктәп укучылары, театр училищелары һәм уку йортлары студентлары бар иде. “Тукай замандашлары” темасы астында узган конкурсны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкләде.
Кадет интернат-мәктәбеннән 8а сыйныфы укучысы Габдрахманова Р катнашты. ул диплом, “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт”, “Ак юл” дигән китаплар белән бүләкләнде һәм 22 нче апрель көнне узачак М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар залына Гала-концертка чакыру белән бүләкләнде.