Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Бу көннәрдә шул уңайдан милләттәшләр яшәгән бик күп төбәкләрдә шагыйрьгә багышланган чаралар үткәрелә.
Гимназия-интернатта шигырь бәйрәме үтте. Чарада Г. Тукайның танылган әсәрләреннән өзекләр, укучыларыбызның шагыйрьгә багышланган иҗат җимешләре яңгарады. Бәйрәм барлык катнашучыларның башкаруында "Туган тел" җыры белән тәмамланды.