25 апрель - Бөек Тукайга 130 ел уңаеннан Иске Байсар Мәдәният йортында тантаналы кичә узды. Әлеге кичәдә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, 1-4 класс укучылары, әти-әниләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Кичә 4 класс укучыларының театральләштерелгән "Исемдә калганнар" әсәре белән башланып китте. 1-3 класс укучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Сәхнәнең ике ягында укучылар ясаган рәсем күргәзмәсе урнаштырылды. Кичәнең ахырында барлык катнашучылар да "И туган тел" җырын башкардылар.