“Туган як музее яңалыклары”

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 26 апрель көнне Туган як музеенда “Риваять” төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелек ансамбле җитәкчесе якташыбыз Руслан Габитов белән очрашу узды. Татар милләтенең борынгы уен коралларын пропагандалау, аларны җыю, ясау, тарихларын өйрәнү белән тирәнтен шөгыльләнүче җырчы – музыкант ногай курае, көпшә курай, тел курае, сыбызгы курайларда уйнап кына калмады, аларның ясалу үзенчәлекләрен дә тәфсилләп аңлатты, Актаныш районы авылларына багышлап язылган җырлар башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International