ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

23 нче апрель көнне авыл мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тамчы шоу" үткәрелде

26 нчы апрель көнне мәктәптә Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелде.Бәйрәмдә укучылар Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар һәм аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар. Шулай ук төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Бигрәк тә, Г.Тукай әсәрләре буенча куелган театральләштерелгән тамашаны карау барлык балаларның да күңеленә хуш килде. Кичә халкыбызның гимнына әверелгән Туган тел җыры белән тәмамланды.

Ветераннарга ярдәм итү йөзеннән кадет интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, Авзалов Р.А., Габдрахманова Р.М., Низамов А.Р. җитәкчелеге астында Тыңламас авылында яшәүче Талипов Хасан Талип улына кунакка бардылар. Укучылар ветеран бабайның өйләрен җыештырдылар, кош-кортларын караштылар. Ветеран бабай үзенең үткән тормыш юлы турында сөйләп үтте. Безнең кадет укучылары Хасан бабайга  корычтай нык сәламәтлек, 9 нчы май бәйрәме белән котладылар. Ветеран бабай турында видеоролик төшерделәр.

21 нче апрельдән 23 нче апрельгә хәтле Уфада бокс буенча ярышлар үтте. 

25 апрель көнне Актанышның 2 нче мәктәбендә 9 ны сыйныфлар өчен татар теленнән БРТ булды. 


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, 5 класс укучылары Бөек Ватан Сугышы ветераны Бәхтиев Флүн абый янында булып кайттылар. Укучыларыбызга ул үзенең биографиясе, сугышта булган кичерешләре турында сөйләде. Һәм укучыларыбыз аңа үзләренең теләкләрен җиткерек, якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

"Весна- 2016" исеме астында үткәрелгән интернет олимпиадада  3 класс укучылары: Гизетдинов Азамат I дәрәҗәдәге диплом белән, Хәкимова Гүзәл 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр ( укытучылары Нуруллина А.Н.)

Районыбызда геология фәненнән ташлардан ясалган кул эшләре буенча кокурс уздырыла. Конкурска мәктәбебез укучылары бик теләп әзерләнәләр.

26 апрель  көнне район мәдәният йортында актанышлылар Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр.

24 нче апрель көнне Иске Байсар мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International