27 апрель көнне Яңа Әлем авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Яз һәм Тукай " исемле тамчы шоу уздырдык. Бәйрәмдә 4-5 нче сыйныф укучылары катнашты."Шүрәле" һәм "Былтыр "командалары көч сынаштылар.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Катнашучыларга бүләкләр бирелде.
22 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә укучыларның техник иҗат фестивале узды.
27 апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә"Тукай оныклары исемле"викторина уздырдык.
"Бердәм Россия" партиясенең Тат. Ямалы башлангыч оешмасының җыелышы булды.
26 апрель көнне Яңа Кормаш китапханәсендә “Дуслык” балалар бакчасы балалары Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Анда балалар бакчасы коллективы, балалар катнашты.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырлар җырладылар.
Мәктәптә бакча эшләре башланды. Һәрбер класс дәресләрдән соң класс җитәкчеләре белән бергәләп бакчада эшлиләр.5-6 класслар җиләк арасын чистартып куйдылар.
21 апрельдә "Балалар иҗат үзәге" базасында фәнни-техник иҗат III республика фестиваленә әзерлек кысаларында мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында муниципаль техник иҗат күргәзмәсе узды.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Меңнәр мәктәбендә “Гомерендә – халкы язмышы, җырларында –халкы моңнары” тематик кичәсе уздырылды.
26 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга карата мәдәният паркы алды мәйданында "Тукай безнең белән" дип исемләнгән бәйрәм-тамаша уздырылды.