Актаныш 1 нче санлы мәктәбе техник күргәзмә җиңүчеләре

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе
21 апрельдә  "Балалар иҗат үзәге" базасында фәнни-техник иҗат III республика фестиваленә әзерлек кысаларында мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында муниципаль техник иҗат күргәзмәсе узды. Безнең мәктәп укучылары бу чарада актив катнаштылар һәм төрле номинацияләрдә югары нәтиҗәләргә ирештеләр:

гади ракетомодельләр буенча ярыш: Фазлиев Рәмис Нәҗмиев Рамазан - җиңүчеләр;

авиамоделизм: Варин Руслан Насыйров Гомәр, Әмирханов Альберт - җиңүчеләр;

станоклар, инструментлар һәм төрле материаллар эшкәртү өчен җайланмалар: Галимьянов Айдар, Харисов Нурсолтан - җиңүчеләр. Җитәкчеләре - технология укытучысы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы. Балалар җиңүче  дипломнары белән бүләкләнәчәк. Молодцы!
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International