Техник иҗат фестивале

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

22 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә укучыларның техник иҗат фестивале узды. Безнең мәктәп укучылары да үзләренең иҗат эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Хәрби авианосец «Тайфун» макеты 1 урынны, «Акула» су асты көймәсе макеты 3 урынны, иң гади автомодель 1 урынны (җитәкчесе Нургалиев И.И.), «Хакки» стилендәге катамаран 1 урынны алды. (җитәкчесе Хузин И.И.) Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International