Бәйрәм-тамаша "Тукай безнең белән"

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга карата мәдәният паркы алды мәйданында   тарафыннан "Тукай безнең белән" дип исемләнгән  бәйрәм-тамаша уздырылды.Бәйрәмдә үзәк китапханә хезмәткәрләре  тарафыннан Г.Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән әкият- тамаша күрсәтелде.Әкият-тамашада бөек шагыйребезнең "Шурәле", "Су анасы". "Эш беткәч уйнарга  ярый",   "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәжә" әсәрләре сәхнәләштерелгән иде. Бигрәк тә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең  чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашучыларны район  башлыгы урынбасары Ильфак Шамил улы Бариев котлады. Бәйрәм ахырында тамашада катнашкан барлык балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.Бәйрәм-тамашадан барыбыз да канәгать калдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International