26 апрель – Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Меңнәр мәктәбендә “Гомерендә – халкы язмышы, җырларында –халкы моңнары” тематик кичәсе уздырылды. Кичә шагыйребезнең тормышы һәм иҗат юлы турында презентация белән башланып китте. Югары класс укучылары аның иҗатына мәхәббәтләрен шигъри юллар аша җиткезсәләр, кечкенәләребез әкияти персонаж “Алтын балык”ка ияреп, аның әсәрләренә сәяхәт кылдылар. Бәйрәм халкыбыз гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.