Район мәдәният сараенда актанышлылар Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

26 апрель  көнне актанышлылар Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Чара иртән башланган бәйрәмнең дәвамы буларак, көннең икенче яртысында район мәдәният йортында узды.  Анда Актаныш мәктәпләре укучылары, укытучылары, мәдәният йорты һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре катнашты. 

Сәхнәдә Тукай портреты, чараны слайдлар озатты. Сәхнәдә исә чыгыш ясаучылар шагыйрьнең төрле әсәрләре сәхнәләштерде, шигырьләрен укыды, районыбызның талантлы йолдызчыклары һәм танылган җырчылары сәхнә тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International