Ветераннарга ярдәм итү йөзеннән 10 сыйныф укучылары, Авзалов Р.А., Габдрахманова Р.М., Низамов А.Р. җитәкчелеге астында Тыңламас авылында яшәүче Талипов Хасан Талип улына кунакка бардылар. Укучылар ветеран бабайның өйләрен җыештырдылар, кош-кортларын караштылар. Ветеран бабай үзенең үткән тормыш юлы турында сөйләп үтте. Безнең кадет укучылары Хасан бабайга корычтай нык сәламәтлек, 9 нчы май бәйрәме белән котладылар. Ветеран бабай турында видеоролик төшерделәр.