ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Конкурста Югары Яхшый мәктәбе укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы да катнашты.

10 нчы сыйныфларда диагностик эшләр үтә.

"Чиялек" хуҗалыгында язгы чәчү тәмамланды.

Югары Яхшый  мәктәбенең тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә.

15 нче май - Халыкара гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Гимназия-интернатта бәйрәм уңаеннан шәҗәрәләр ясау бәйгесе игълан ителгән иде. Укучылар тарафыннан бик күп эшләр тапшырылды.

МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның укытучысы Ания Хәсип кызы Мусина балаларга гипстан уенчыклар ясау серләрен ачты. 2 класс укучылары гипсны формаларга тутырып, катырып, буяп, соңыннан матур, оригиналь магнитлар, уенчыклар ясадылар.

"Икмәктән көлеп буламы?" видеосюжеты

16 май көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар  өчен "Тату гаилә -бәхетле гаилә" дигән темада әдәби сәгать үткәрелде.

13 нче май  көнне  Яңа Кормаш  авылы мәчетендә дин сабакларына йөргән балаларның “Әлифба” бәйрәме  булды. Әлеге чарада укучылар үзләренең ел буе мәчеткә йөреп алган белемнәрен күрсәттеләр.Балалар Коръәннән сүрәләр укыдылар, ислам нигезләре,башка ислам турындагы  сорауларга  җаваплар  бирделәр,азан әйттеләр. Бәйрмгә бик күп кунаклар килгән иде.

Байсар мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган җиңел атлетика буенча җәйге спартакиада ярышларында 1 урынны яуладылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International