Тату гаилә - бәхетле гаилә

2016 елның 17 мае, сишәмбе
16 май көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен "Тату гаилә - бәхетле гаилә" дигән темада әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсе һәм стенд эшләп куелган иде. Гаиләдә үзара дус-тату, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү кирәклеге турында сөйләнелде. Гаиләләргә багышланган китаплардан өзекләр тәкъдим ителде.Авылыбызда яшәгән тату гаиләләр  үрнәк итеп күрсәтелде.  "Минем гаиләм"  дигән темада игълан ителгән  иҗади конкурс эшләренә нәтиҗә чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International