Байсар мәктәбе - 1 урында

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Байсар мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган җиңел атлетика буенча җәйге спартакиада ярышларында 1 урынны яуладылар. Ярышта укучылар  6 төр буенча көч сынаштылар: 100, 400, 800, 1500м га йөгерү, биеклеккә һәм ераклыкка сикерү. Барлык төр ярышлар буенча безнең мәктәп 1 урынны яулады һәм картина белән бүләкләнде. Җитәкчесе - физик тәрбия укытучысы Кәлимуллина Г.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International