13 нче май көнне Яңа Кормаш авылы мәчетендә дин сабакларына йөргән балаларның “Әлифба” бәйрәме булды. Әлеге чарада укучылар үзләренең ел буе мәчеткә йөреп алган белемнәрен күрсәттеләр.Балалар Коръәннән сүрәләр укыдылар, ислам нигезләре,башка ислам турындагы сорауларга җаваплар бирделәр,азан әйттеләр. Бәйрмгә бик күп кунаклар килгән иде.