17 нче май көнне Югары Яхшый мәктәбендә укучылар белән “Табигатьне саклагыз” дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Өмәләр дәвам итэ.
Үткән атнада гимназия-интернатта гарәп каллиграфиясе бәйгесе үтте. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
"Иң зәвыклы эш" номинациясендә Миниярова Элина (11А сыйныфы), "Иң актив укучы" номинациясендә Гыймазова Рушания (5Б сыйныфы), "Иң оригиналь эш" номинациясендә Фазаелова Сөмбел (5Б сыйныфы) җиңүче дип табылдылар.
16 май Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә " интереслар клубы хатын- кызлары белән гарәп телен өйрәнү буенча һәм дәрес барышында "Күркәм гаиләләр" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Дәрес барышында җирлекнең "Ак калфак" оешмасының дин буенча җитәкчесе З Нурлыева гаилә турында хәдисләр укыды, китапханәче әтиләр һәм әниләр өчен "Гаилә һәм мәктәп" җурналына күзәтү үткәрде.
Актанышта Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә
ТР Актаныш районы укучылары һәм укытучыларының 62 район туристик слеты
4 нче сыйныфларда бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә.
Бүген “Хәвефсез тәгәрмәч - 2016” район бәйгесендә җиңү яулаган Тат. Суыксу урта мәктәбе укучылар командасы Яр Чаллы шәһәрендә узучы республика бәйгесендә катнашу өчен китте. Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы җитәкчелегендә чыгыш ясаучы Фәйрушин Рәсүл, Галиева Зәринә, Мокыймова Алинә , Газетдинов Айгизләргә уңышлар телибез
Икенче региональара "Җиңү җыры" конкурсында "Шигырь" номинациясендә Гәрәева Алсу (5кл.) "Тынычлык телим илемә " исемле шигыре өчен 1нче урынга лаек булды һәм җиңүче Сертификаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Җитәкчесе: Нургалиева Венера Назиповна.
4 нче сыйныфларда бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә.