14 нче апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Укучылар моңа бик җаваплы карадылар. Нәтиҗәләр дә чагыштырмача яхшы булды. Аларга төп имтиханда уңышлар телибез!
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле предметлардан конкурс һәм олимпиадаларда катнашуны дәвам итәләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.Н.Сөләйманова җитәкчелегендә 5 класс укучылары “Талантлар иле” бөтенрәсәй социаль проектында катнашып, район дәрәҗәсендә Салихов И. – җиңүче булды, Сахапов Д. икенче урынга лаек булды. Афәрин!
“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” ңурналлары үткәргән “Зирәк остаз” бәйгесендә катнашып, Богады төп гомуми белем бирә мәктәбе укытучысы Салихова Г.Г. “Актерлык осталыгы” номинациясендә лауреат булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
13 апрель көнне гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтте. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасыннан барлыгы 168 педагог катнашты. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә 4 укытучы чыгыш ясап, Дипломнарга ия булды. Инглиз теле укытучысы Т.М.Вазетдинова , “Чит телләр укытуда метапредметлылык” секциясендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды.
Математика фәне буенча үткәрелгән халыкара “Көнгерә” конкурс-уенының нәтиҗәләре билгеле булды. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Салихов И., Гыйлметдинова Р., Нурлыева И. Нәтиҗәле укыту инноваөион институтының, “Көнгерә плюс” тест үткәрү технологиясе Үзәгенең Дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре – математика укытучысы Фәрдиева Л.Р.
4 классларда бөтенрәсәй тикшерү эшләре бара. Анда Богады төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә 8 укучы катнаша. Бүген укучылар математикадан тест биремнәрен эшләделәр. Җәмәгать күзәтүчесе буларак мәктәбебезнең ата-аналар комитеты рәисе Хафизова Ә.М. да катнашты.
Кадет интернат-мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фархетдинова Айназ “Җиңү җыры” конкурсында 2 нче урынга чыкты.
16 нчы майда кадет интернат-мәктәбе күләмендә “Марш бросок” уены узды.
Кадет интернат-мәктәбенең 5 класс укучысы Желтоносов Ярослав (тәрбиячесе Курбанова А.Ф.) космонавтлар көненә багышланган конкурста җиңүче булды.
Армиягә озату.