13 апрель көнне гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтте. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасыннан барлыгы 168 педагог катнашты. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә 4 укытучы чыгыш ясап, Дипломнарга ия булды. Инглиз теле укытучысы Т.М.Вазетдинова , “Чит телләр укытуда метапредметлылык” секциясендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды.