Киров мәдәният йортында армиягә озату кичәсе уздырылды. Авылдашыбыз Галлямов Илназ армия сафларына китте. Мәдәният хезмәткәрләре егетләр-кызлар белән берлектә уенлы биюле кичә уздырдылар. Кичәдә шулай ук егетнең әти-әниләре, туганнары да катнашты. Кунак егетләре гитарада, курайда уйнадылар, калганнар кушылып җырлады. Сәгать төнге 12 дә истәлек агачына кулъяулык бәйләнде.Барысы да Илназга хәерле юл һәм исән-имин кайтуын теләп калдылар.