Кулдан ясалган һәр әйбердә җан җылысы бар.

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Билгеле булганча, гипсны төзелеш-ремонт эшләрендә файдаланалар. МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның укытучысы Ания Хәсип кызы Мусина балаларга гипстан уенчыклар ясау серләрен ачты. 2 класс укучылары гипсны формаларга тутырып, катырып, буяп, соңыннан матур, оригиналь магнитлар, уенчыклар ясадылар. Кулдан ясалган һәр әйбердә җан җылысы бар, боларда да бит кул эше күп. Бу уенчыклар балаларның кулыннан уза, никадәр кешенең күз нуры түгелә бит аларга. Мондый эш мөһим сыйфатлар үсешенә ярдәм итә, мәсәлән, пөхтәлек, игътибар, сабырлык, яхшы зәвык һәм стиль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International