Гимназия-интернатта шәҗәрәләр ясау бәйгесе үтте

2016 елның 17 мае, сишәмбе

15 нче май - Халыкара гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Гимназия-интернатта бәйрәм уңаеннан шәҗәрәләр ясау бәйгесе игълан ителгән иде. Укучылар тарафыннан бик күп эшләр тапшырылды. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - Фәрдиева Алисә (6А сыйныфы),
2 урын - Маннапова Альбина (6Б сыйныфы),
2 урын - Хаҗиева Таңсылу  (5Б сыйныфы),
3 урын - Галләмова  Эльвина  (7Б сыйныфы),
3 урын - Исхаков Сәйдәш  (5Б сыйныфы).
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Иң зәвыклы нәсел агачы”  - Вәлиев Данияр (5А сыйныфы) һәм Миргаязова Резеда (9А сыйныфы),
“Иң оригиналь шәҗәрә” – Хәйбиев Әмир (6Б сыйныфы),
“Иң тирәнтен өйрәнелгән шәҗәрә” – Дәүләтов Фаил (6А сыйныфы),
“Иң актив сыйныф” – 5А һәм 5Б сыйныфлары,
“Иң бердәм сыйныф” – 6Б һәм 7Б сыйныфлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International