ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Үзәк стадионда “Авыл яшьләре” спорт уеннары ачылу тантанасы – фотолар.

Бүген Актанышта узган Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре”нең  XI җәйге авыл спорт уеннарын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов карады. Сабантуй мәйданында савымчылар һәм механизаторлар һөнәрмәнлектә көч сынашты. “Батыр” спорт комплексында волейбол, бадминтон, “Иман” спорт комплексында теннис ярышлары барды. Җиңү паркы каршында мас-рестлинг, гуманитар-гимназия интернатта көрәш ярышы булды. Марат Әхмәтов белән Энгель Фәттахов сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасын карадылар, укучылар белән очраштылар.

Ләйсән Газизова фотолары.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов Актанышта узучы XI “Авыл яшьләре” уеннарында катнашучыларга уңышлар теләде.

 

“Бу ярышлар бирегә килгән һәр катнашучының, авыл хезмәтчәннәренең күңелендә матур хатирә булып калсын. Бәйрәм белән, кадерле дуслар”, – диде ул.

 

Марат Әхмәтов мондый уеннар республикабызны туплый дигән фикердә. “Тулы канлы тормыш булсын өчен авыл яшьләренең аралашып яшәүләре кирәк. Мондый чаралар республикабызны туплый. Бу уеннарны профессия буенча тәҗрибә уртаклашу һәм авыл язмышының киләчәге, бүгенгесе өчен дә бик әһәмиятле дип саныйм”, – диде. 

 

Марат Әхмәтов алты мәйданчыкта узучы ярышларны карап чыкты. Ул 1500 метрга йөгерүчеләргә старт та бирде. Шулай ук Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән тракторларны да тикшереп карады.

10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта XI “Авыл яшьләре” уеннары уза. Анда республиканың 43 районыннан килгән 1500 дән  артык катнашучы 12 төр буенча көч сынаша.

Энҗе Габдуллина – Татар-информ

13 сентябрь көнне   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов “Авыл  яшьләре”    җәйге  авыл спорт  уеннарының  финалын  ачу өчен Актанышка килде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары Актанышта 10 сентябрьдән башланды, ярышларда 43 районнан 1500 кеше катнаша.

Актанышның сабантуй мәйданында сәнгатькәрләребезнең чыгышлары белән башланып китте бүген ачылу тантанасы. Республикадан килгән һәр команда мәйдан уртасыннан урын алды. Игенчеләребез җыеп алган быелгы уңыштан күпереп пешкән икмәк һәм Актаныш чәкчәге белән каршы алдылар министр Марат Готыф улын һәм район башлыгы Энгель Нәвап улын актанышлылар.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары башланды – фоторепортаж.

Аналитик һәм фараз мәгълүматы «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУдән кергән белешмәләр нигезендә төзелде»


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары О. А. Дәминов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары А. М. Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина 18 сентябрь көнне Актаныш районына киләчәк.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Актаныш районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышачак, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләрен тикшерәчәк һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрәчәк.

Халыкны кабул итү Актаныш авылы, Ленин проспекты 17 нче йорт адресы буенча урнашкан Актаныш муниципаль районы башкарма комитет бинасында 18 сентябрь көнне сәгать 10.00 да булачак.

Кабул итүгә язылу өчен телефоннар:

3-44-37 – Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты,

3-09-13 – Актаныш районы прокуратурасы.

Актаныш район терлекчелек тармагында август ае эшчәнлегенә бүген – 11 сентябрь  көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. 1 сентябрьгә шәхси хуҗалыкларда  4653 сыер исәпләнә. Ел башыннан 22 башка артык була да, ай дәвамында   2  сыерга кимегән. Сарык һәм кәҗә 17 107  баш. Алар да ел башыннан 289 га, ай дәвамында 16 га ишәйгән. Шәхси хуҗалыкларда 514 ат асрала, ел башыннан 57 гә арткан.

Шәхси хуҗалыклар ел башыннан 79327 центнер сөт саткан, шуның 11795 центнеры август аенда. Август аенда Иске Сәфәр җирлеге – 105, Такталачык – 85, Кәзкәй – 81, Тат.Суыксу – 77, Аккүз – 65, Югары Яхшый – 61, Чалманарат – 58, Иске Байсар – 53, Киров 50 тонна сөт саткан.

Август ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Чалманарат  җирлеге яулады. Авыл башлыгы Камил Әхмәтовка район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырылды.

Актаныш район терлекчелек тармагында август ае эшчәнлегенә бүген – 11 сентябрь  көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды.

Август ае  йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар:баш ветеринарлар Ильгина Гәрәева( “Ташкын”), Рәшит Мусин( “Нур Баян”), Дилүс Кадыйров( “Эконом”); баш технологлар Нияз Хәйбрахманов( “Ташкын”), Дамир Имамов( “Актаныш” агрофирма), Флүс Шәйгәрданов( “Нур Баян”); ферма мөдирләре Раян Әминов( “Әнәк”  агрофирмасы), Нурания Габдуллина( “Башак”), Ирек Гайнетдинов( “Әнәк” агрофирмасы), Нурбаян Минһаҗев( “Актаныш” агрофирмасы); фермерлар Ильвир Хәбиров( Тат.Суыксу), Зөбәрҗәт Нуртдинова( Түке), Илнур Әмиров(Чалманарат).

-Ел әйләнәсе тәүлегенә район хуҗалыкларыннан 200 тонна сөт саву өчен бүген һәр хуҗалыкка ничек ярдәм итеп була? Без бу юнәлештә эшебезне башладык. Сезонга бәйле рәвештә 20-30 тонна сөтне киметү безнең эш оештыруда булган кимчелекләрне күрсәтә. Андый сикереш булырга тиеш түгел. Хуҗалык җитәкчеләре, сезнең дә тәкъдимнәр кирәк. “Нур Баян” хуҗалыгында семинар вакытында азыкны баланслап ашатуның терлекчелектә нинди алга китеш биргәнен үзегез күрдегез. Районда “Селэкс” программасы белән эшләүгә күчәбез. “Чишмә” агрофирмасы, “Наратлы” хуҗалыгы  әлеге программаны үзендә куллана башлады. «Корм Оптима Эксперт» программасы ярдәмендә һәр төр терлеккә районның азык лабораториясе рацион төзеп бирә хуҗалыкларга.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән терлек азыгының сыйфатын тикшерүдә лаборатория эшчәнлегенең куәтен арттыру  буенча сөйләшүләр алып барабыз. Махсус бригада килеп, азык анализларын өйрәнәчәк. Буаз терлекләрне карау өчен районга УЗИ аппараты кайтты, шәхси хуҗалык терлекләренә дә тикшерү үткәрү мөмкин булачак. Бозау алу буенча тотрыклылык булдырган кебек, сөт савуда да ел әйләнәсе стабиль эшләүгә күчүне максат итеп куябыз. Бозау алуда булган проблемаларны өйрәнеп, ай саен 1200-1300 баш бозау алуга ирештек. Ел әйләнәсе бер төрле ризык ашату өчен терлек азыгы культуралары игүнең мәйданнарын көйләсәгез иде. Люцернадан терлек азыгы әзерләүдә нәтиҗәле файдаланыйк. Кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, терлекчелектә резервларны файдалану, кукурузны бөртеккә суктыру, корнаж ясау буенча район семинары үткәрәчәкбез. Бер гектар да эшкәртелмәгән җир калырга тиеш түгел. Көзге чәчүне уңышлы башкарып,  дөрес тукландыруны тәэмин итик. Көзге бодайның гектарыннан уртача – 47, арпаның гектарыннан уртача 39 центнер уңыш алдык быел, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә эшчәнлектә бурычлар билгеләрде 24 форма киңәшмәдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International